ri

04.06.2021

2021 елның 1 -2 июнендә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре Р.Б.Садыйкова, Г.Э.Рәфыйкова, Р.Н.Шакиров һәм Р.В.Әминов эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Нурлат районында булып кайттылар. “Татарстан Республикасының торак пунктлары” иллюстрацияле энциклопедиясенең өченче томын әзерләү өчен районның табигать һәм мәдәни мирас объектлары  фотога төшерелде. Район хакимияте тарафыннан институт хезмәткәрләренә тиешле ярдәм оештырылды. Сәфәр барышында мәдәният йортлары, клублар, мәктәпләр һәм музей хезмәткәрләре белән очрашулар узды. Нурлат Төбәк тарихы музее һәм Күлбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музена, Норлат шәһәре Үзәк китапханәсенә институт әзерләп чыгарган китаплар бүләк ителде. Музей һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан институтка шулай ук Норлат районы тарихына караган китаплар бирелде.


Возврат к списку