Институт җитәкчелегенең ТР “Белем” мәгариф музеен оештыручылар белән эшлекле очрашуы.

25.01.2024

2024 елның 24 гыйнварында ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчелегенең “Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәяләү үзәге” ДАУ директоры Л.Ө.Мингалиева һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Э.Г.Әхмәтшина белән эшлекле очрашуы булып узды.

Очрашу барышында “Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясе”нә презентация үткәрелде, ТР “Белем” мәгариф музее экспозициясен эшләү һәм https://tatarica.org/ru сайты контентын музейда урнаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Институт һәм музей икеяклы арадашлыкны ныгыту һәм үстерү турында килештеләр, киләчәктә эшне оештыру мәсьәләсендә үзара хезмәттәшлек юнәлешләрен планлаштырдылар, музейның аерым бүлекләренә караган мәгълүмат базасын формалаштыру өчен җаваплы хезмәткәрләрне билгеләделәр.


Возврат к списку