Икенче шәһәр фестивале – Аяз Гыйләҗев исемендәге конкурс
2024 елның 25 гыйнварында Казанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы»нда Аяз Гыйләҗев исемендәге II Ачык шәһәр фестиваль-конкурсы булып узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары һәм укытучылары фестивальнең төрле номинацияләрендә актив катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры фестивальдә катнашучыларны тәбрикләде һәм чыгышында үсеп килүче буыннарны тәрбияләүдә туган телнең бәяләп бетергесез әһәмиятенә, татар халкының һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыруның мөһимлегенә, укучыларда гражданлык һәм патриотизм хисе тәрбияләүдә этномәдәни компонентның алыштыргысыз роленә басым ясады. Ул мәктәп яшендәге балалар өчен белем алуга һәм киң мәгънәдә гыйлемлелеккә омтылуның үтә мөһимлеген ассызыклады һәм конкурста катнашучыларга энциклопедия басмаларына, шул исәптән «Tatarica 2.0. онлайн-энциклопедия» ресурсларына ешрак мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.