Безнекеләр «ТИСБИ»да

06.02.2024

2024 елның 5 февралендә «ТИСБИ» идарә университетында «Бүгенге Төркия» эзләнү-тикшеренү проектлары конкурсы узды. Жюри составында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Резеда Госман кызы Зәкиева катнашты.

Конкурста студентларның иҗади һәм эзләнү-тикшеренү активлыклары дәрәҗәсен күтәрү, Төркия Җөмһүриятенең тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру, төрле илләрне өйрәнү юнәлешендә коммуникатив компетенцияләр формалаштыру, студентлар арасында шәхси, фәнни һәм иҗади багланышлар урнаштыру бурычлары куелды.

Әлеге бәйгедә «Халыкара мөнәсәбәтләр», «Сервис», «Кунакханә эше» юнәлешләре буенча белем алучы, төрек телен өйрәнүче студентлар катнашты. Алар кунакларга Төркиянең тарихын, мәгарифен, мәдәниятен, гореф-гадәтләре һәм йолаларын, шулай ук милли аш-суларын өйрәнүгә юнәлтелгән тикшеренү проектларын төрек телендә әзерләп тәкъдим иттеләр.


Возврат к списку