И. Гыйләҗевнең Татарстан җәмәгатьчелеге тормышында гуманитар фәннәрнең әһәмияте һәм урыны турында уйланулары

07.02.2024

Россия фәне көне алдыннан ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев әлеге вакыйгага багышланган радио һәм телевидение тапшырулары язмаларын әзерләүдә катнашты. Чыгышларында ул Татарстан җәмәгатьчелеге тормышында гуманитар фәннәрнең әһәмияте һәм урыны турында сүз алып барды, институтның соңгы еллардагы төп фәнни казанышлары хакында сөйләде һәм фәнни өлкәдәге кайбер алгарышлы юнәлешләре белән таныштырды.

Тапшыруларның эфирга чыгу вакытлары: радиода – “Татарстан радиосы”, 8 февраль, 7.10 сәгатьтә, Россия фәне көненә багышланган тапшыру, 99,2 FM ешлыкта; телевидениедә – ВГТРК “Татарстан”, 7 февраль, 9.00–9.30 сәгатьтә, “Актуаль әңгәмә” сәхифәсе.


Возврат к списку