ВГТРК “Татарстан” телеканалында И. А. Гыйләҗев белән әңгәмә.

07.02.2024

2023 елның 7 февралендә ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев ВГТРК “Татарстан” телеканалының Россия фәне көненә багышланган “Актуаль әңгәмә” тапшыруында катнашты. И. Гыйләҗев тамашачыларга «Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясе»  проектының эчтәлеге һәм фәнни-агарту әһәмияте хакында сөйләде. Институтның бүгенге эшчәнлеге һәм алдагы перспективалары турында сүз алып барганда, җитәкче, ТР Фәннәр академиясенең башка фәнни бүлекчәләре белән тыгыз элемтәдә торып, дисциплинаара эзләнүләр зарурлыгын ассызыклады. И. Гыйләҗев гуманитар фәннәрнең, иң беренче чиратта, җәмгыятьнең рухи саулыгы өчен җавап бирүенә, төрле халыкларның милли-мәдәни традицияләренә хөрмәт тәрбияләүдәге роленә басым ясады.


Возврат к списку