«КАЮМ НАСЫЙРИ: МИРАСЫН МУЗЕЙ КИҢЛЕГЕНДӘ АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ» ДИГӘН ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ

14.02.2024

14 февральдә Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Казанның Яңа Бистә префектурасы, Яшел Үзән районы Музей берләшмәсе, Каюм Насыйриның Казандагы музее, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы  җитәкчелеге вәкилләре,  галимнәр, рәссамнар, дин эшлеклере, мәдрәсә шәкертләре катнашында Каюм Насыйриның Казандагы музеенда «Каюм Насыйри: мипасын музей киңлегендә актуальләштерү» дигән темага Түгәрәк өстәл уздырылды.

Бу мәдәни чарада катнашкан Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры тарих фәннәре докторы, академик Искәндәр Гыйләҗев үзенең чыгышында Каюм Насыйриның эшчәнлеген бербөтен итеп өйрәнү юнәлешендә эш алып барырга кирәклеген ассызыклады. Музей системасында һәр елны аның аерым хезмәтләренә багышлап конференция яки Түгәрәк өстәл үткәрүне оештырырга кирәклеге турында тәъдим ясады.

Институтның Энциклопедистика үзәге җитәкчесе тарих фәннәре докторы, профессор Рафаэль Шәйдуллин «Каюм Насыйри энциклопедиясе»н төзү эшенең торышы белән таныштырды. Хезмәт олуг шәхеснең тууына 200 ел тулу уңае белән башкарылуын белдереп, коллективның хезмәткә карата зур җаваплылык тоеп эшләвенә игътибарны юнәлтте.

Үзәкнең баш гыйльми хезмәткәре филология фәннәре докторы Рәмил Исламов доклады К. Насыйрины Октябрь түнтәрелешенә кадәр өйрәнүгә багышланган иде. Аерым алганда, 1912–1913 елларда «Йолдыз» газетасында, «Аң», «Шура» журналларында галим турында басылган мәкаләләргә әтрафлы анализ ясады. Ул аларны К. Насыйрины өйрәнүдә иң объектив һәм документальлекләре шик уятмый торган чыганаклар дип бәяләде.


Возврат к списку