III Халыкара «Россиядә һәм дөньяда фәнни белемнәр формалашу һәм аларның үсеше» фәнни конференциясе

16.05.2024

16-17 майда Россия фәннәр академиясенә нигез салынуга 300 ел тулу уңаеннан Енисей губернасының беренче губернаторы А.П.Степанов истәлегенә «Россиядә һәм дөньяда фәнни белемнәр формалашу һәм аларның үсеше» дип аталган III Халыкара фәнни конференция уздырыла. Анда «Шәрекъне һәм төбәкне өйрәнү», «Фәнни белем төрләрен өйрәнүдә архивларның, музейларның, китапханәләрнең роле», «Физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы белемнәрне үстерү» секцияләрендә  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре Ф.Р.Бәдретдинова, Г.И.Каюмова, Л.Т.Мөхәммәтшина, Л.Т.Нигъмәтҗанова, Р.Р.Сәләхиев, Г.Н.Хисамиева катнаша.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Татарстандагы төрле музейлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре ТР ФАнең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан 2022 елда нәшер ителгән «Татарстан музейлары (1991–2021): белешмәлек тупланмасы»нда («Музеи Татарстана (1991–2021 гг.): справочный комплект» / Авт.-сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев, А.Ю.Суслов; науч. ред. Л.М.Айнутдинова. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2022. 324 с.), ә Татарстанның хәзерге китапханәләр системасына характеристика  «Татарстан китапханәләре, 1991–2017: белешмәлек тупланмасы»нда («Библиотеки Татарстана, 1991–2017: справочный комплект» / Сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2019. 364 с.) тәкъдим ителә.

Сылтама: https://tatarica.org/ru/razdely/biblioteka-tatarika/izdaniya-instituta/biblioteki-tatarstana

Сылтама: https://tatarica.org/ru/razdely/biblioteka-tatarika/izdaniya-instituta/muzei-tatarstana-1991-2021-gody


Возврат к списку