Тәбриклибез!
Филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, өч дистә елга якын ТР ФА татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында хезмәт куйган галимә Алсу Гыйният кызы Яруллина 13 августта 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
А.Яруллина Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты коллективында аның оешкан көннәреннән. Башлангыч чорда – фәнни методика һәм контроль бүлеге мөдире урынбасары, 1998–2016 елларда энциклопедик басмаларны татар телендә әзерләү бүлеге мөдире, 2017–2018 елларда әйдәп баручы фәнни хезмәткәр вазифаларын башкарды.
Ул энциклопедия өчен лөгатьлек төзү, төрле тармакларга караган мәгълүмат туплау, энциклопедия әзерләүнең методик нигезләрен, техник-орфографик таләпләрен булдыру, татар телендә фәнни терминологияне барлау һәм камилләштерүдән башлап, рус һәм татар телләрендә “Татарский энциклопедический словарь” (1999), “Татар энциклопедиясе сүзлеге”н (2002), шулай ук күптомлы “Татар энциклопедиясе”н (1–6 т., 2008–2018), институт тарафыннан нәшер ителгән башка белешмәлекләр һәм җыентыкларны әзерләүгә күп көч куйган фәнни хезмәткәр, үзенә һәм башкаларга таләпчән, кешелекле, кайгыртучан җитәкче, остаз булды