"Каюм Насыйри: Биобиблиографик күрсәткеч" дип исемләнгән яңа фәнни хезмәт дөнья күрде

14.02.2025

Бүген күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан ТР Фәннәр академиясе М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәгенең баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының К. Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Рәмил Исламовның "Каюм Насыйри: Биобиблиографик күрсәткеч" дип исемләнгән яңа фәнни хезмәте дөнья күрде.

Биобиблиографиядә татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галиме, язучы, тел белгече, тарихчы, этнограф һәм педагог Каюм Насыйриның (1825-1902) биографиясе, нәшер ителгән әсәрләре, хезмәтләре, календарьлары мәкаләләре, тормышы һәм иҗаты турында дөнья күргән хезмәтләр, гыйльми җыентыклар, якланган диссертация авторефератлары, мәкаләләр хакында бай мәгълүмат тупланган.

Алар хронологик яктан галим үзе яшәгән чордан алып хәзерге кадәр вакытны иңли.

Әлеге хезмәт К. Насыйри шәхесен һәм иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләргә, әдәбият галимнәренә, аспирантларга, укытучыларга, студентларга тәкъдим ителә.

Биобиблиографик күрсәткечтә татар, башкорт, казакъ, мари, рус, таҗик, төрек, төрекмән, үзбәк, француз телләрендә 970 берәмлек чыганак тупланган.


Возврат к списку