Бүген институтта «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында оештырылган махсус иҗади лабораториянең остаханәсе булып үтте

Бүген институтта «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында оештырылган махсус иҗади лабораториянең остаханәсе булып үтте 17.04.2025

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларындагы бу лабораториянең темасы «Татар теле – ассоциацияләрдә» дип исемләнде. Проектның максаты – татар теленә иҗади якын килеп, тел белән бәйле ассоциацияләрне һәм күзаллауларны плакат формасында күрсәтү.

Гомүмән, лаборатория ике өлештән тора. Беренче өлешен Институтның фәнни хезмәткәре Зилә Низаметдинова үткәрде. Катнашучылар татар теле белән бәйле сүзләрне, образларны, ассоциацияләрне туплап, аерым композицияләр ясадылар.

Соңыннан профессиональ дизайнерлар беренче этапта әзерләнгән материаллар нигезендә үзләренең өлешен өстәп, композицияне тулыландырачак. Нәтиҗәдә, ике автор тарафыннан иҗат ителгән оригиналь плакат барлыкка киләчәк һәм әлеге эшләрдән аерым бер күргәзмә оештырылачак.

Агымдагы елның 26нчы апрелендә 16.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һ.Такташ урамы, 74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы, күргәзмә һәм гала-концерты узачак. Кадерле дуслар, сезне барчагызны әлеге чарада көтеп калабыз!



Возврат к списку