«Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен һәм «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»ен тәкъдим итү

18 апрельдә, юбилей чаралары кысаларында, татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында беренче тапкыр «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен һәм бер үк вакытта «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»ен тәкъдим итү чарасы булып узды.
Чараның модераторы – сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Э.М.Галимова.
Әлеге чарада катнашучыларга филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы сәламләү сүзләрен җиткерде. Үзенең чыгышында Айнур Әхәт улы энциклопедик басмада Каюм Насыйриның күпкырлы иҗаты хәзерге татар әдәби теле, аерым алганда, татар грамматикасы һәм лексикографиясенең ныклы нигезләрен булдыруга керткән бәяләп бетергесез өлеше, татарлар арасындагы мәдәни-агарту эшчәнлеге контекстында каралуын ассызыклап үтте һәм мәгърифәтченең бай иҗат мирасын өйрәнү, саклау һәм мәңгеләштерүгә зур көч керткән өчен Институт коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы Институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән әлеге басмаларны татар халкының милли бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүче хезмәтләр буларак югары бәяләде.
Чарада шулай ук ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Фәйзрахманов Айрат Шамил улы; Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары Нигъмәтуллин Динар Азат улы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы; филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Каюм Насыйри институты» фән һәм белем бирү үзәге директоры Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы; филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, әйдәп баручы мөхәррир Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы катнашты. Алар үзләренең чыгышларында, татар халкын мәдәни-агарту юнәлешендә күп көч куйган мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген колачлаган персональ энциклопедиягә һәм биобиблиографик күрсәткечкә уңай мөнәсәбәтләрен белдереп, аларның үзенчәлекле, эчтәлекле, күп мәгълүматлы хезмәтләр булуына басым ясадылар һәм киләчәк буыннар өчен мәгърифәтченең иҗат мирасын саклау һәм мәңгеләштерү юнәлешендә алыштыргысыз хезмәтләр булуын ассызыкладылар.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, әлеге ике хезмәтне әзерләү эше белән җитәкчелек иткән, шулай ук Каюм Насыйри персональ энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире Шәйдуллин Рафаил Вәли улы; Институтның Энциклопедистика үзәге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Каюм Насыйри исемендәге бүләк лауреаты Исламов Рамил Фәнәви улы презентациянең төп спикерлары булдылар. Алар мәгърифәтченең үз милләтенә олы мәхәббәт хисе белән сугарылган фәнни, иҗади, наширлек һәм педагогик эшчәнлеге халыкның аң-белемен күтәрүгә, аны милли-мәдәни агартуга, рухи-әхлакый камилләштерүгә юнәлдерелгән булуы турында сөйләделәр.
Әлеге чарада шулай ук гуманитар өлкәдә әйдәп баручы галимнәр, дәүләт һәм хөкүмәт органнарында, фәнни-тикшеренү, мәгариф һәм мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары, шулай ук мәгърифәтченең туганнары катнашты.