22 апрельдә, бүген «Туфан самавыры» проектының чираттагы чыгарылышы узды

Фикер алышуда ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Мөнир кызы Галимова кунак буларак катнашты.
Проектның җитәкчесе һәм алып баручысы - журналист Мөршидә Кыямова.
Эльмира Мөнир кызы әңгәмә барышында Институтның тарихы һәм бүгенге киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды.
Шулай ук җитәкче Институтның 30 еллык юбилее уңаеннан узган зур Халыкара форум, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында узган фәнни чаралар турында сөйләде.
Эльмира Мөнир кызы Институт тарафыннан нәшер ителгән «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедиясе» һәм «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»се библиографик күрсәткече кебек саллы басмалар турында да бәян итте.
Бу ике хезмәттә мәгърифәтче, галим, язучы, этнограф һәм педагог Каюм Насыйриның нәшер ителгән әсәрләре, хезмәтләре, календарьлары мәкаләләре, тормышы һәм иҗаты турында кызыклы биобиблиографик мәгълүмат туплануын билгеләп үтте.
Әңгәмә ахырында җитәкче Институтның киләчәккә планнары: галим Мансур Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан уздырылачак Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм башка әһәмиятле фәнни чаралар, эшлекле проектлар, нәшер ителәчәк басмалар белән таныштырды.
Тулырак: https://vk.com/wall224448268_18287