«Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында махсус иҗади лаборатория узды

«Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында махсус иҗади лаборатория узды 29.04.2025

Лабораториянең темасы: «Татар теле ассоциацияләрдә». Проектның максаты – татар теленә иҗади карап, тел белән бәйле ассоциацияләрне һәм күзаллауларны плакат формасында күрсәтү.

Лаборатория ике этаптан торды. Беренче этап остаханәдән гыйбарәт булды, анда теләсә кем катнаша алды. Катнашучылар татарча сүзләрне, тел белән бәйле образларны, ассоциацияләрне туплап, рәсем ясадылар. Остаханәне 17 апрельдә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында Зилә Фәритовна Низаметдинова үткәрде.

Әлеге рәсемнәрне КФУның Филология һəм мəдəниятара багланышлар институты 3 нче курс студентлары (уку юнəлеше 42.03.01: Реклама һəм җəмəгатьчелек белəн элемтəлəр, копирайтинг һəм бренд-коммуникациялəр) иҗади эшкәртеп, плакат рәвешенә китерделәр. Шулай итеп, һәр плакат – ике авторның уртак иҗат җимеше.

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Камала театрының яңа бинасында иҗади лабораториядә ясалган плакатлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Идеяне шәрехләү:

Абрамов Кирилл Александр улы

Әхмәдуллина Мәликә Шамил кызы 
Фесюк Анжелика Сергей кызы  
Нәрдтдинова Диләрә Рамил кызы 
Хафизова Гүзәл Рәсим кызы  
Терентьева Тайби Владимир кызы  
Головина Ольга Николай кызы  
Нәбиева Алинә Рөстәм кызы



Возврат к списку