Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары

08.05.2025

Татарстан Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исем. татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан «Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары» дип аталган электрон белешмәлек әзерләде. Бу фәнни-белешмә басманың төзүчесе —Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Галимуллина Гөлшат Хабул кызы. Фәнни мөхәррире — институтның директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, доцент Айнетдинова Лариса Мәхмүт кызы.

Фәнни-белешмә басмада бүгенге Татарстан территориясендә туган 184 Советлар Союзы Геройларының актуальләштерелгән биографияләре урын алган. Басма киң укучылар даирәсенә адресланган.

Китапны монда укырга була: https://tatarica.org/tat/razdely/tatarika-kitaphanse/bezne-basmalar/tatarstanda-tugan-sovetlar-soyuzy-gerojlary



Возврат к списку