«Шәҗәрәм» конкурсы

«Шәҗәрәм» конкурсы 22.03.2024       21 март көнне текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зәйниева Гөлнара Нургали кызы Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан V нче Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты. 
       Конкурс ел саен Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырыла. Жюри әгъзалары Гөлнара Зәйниева һәм Нәҗип Нәккаш тарафыннан катнашучыларның эшләре бәяләнеп, дипломнар тапшырылды.

Возврат к списку