Т.Миңнуллин исемендәге I Регионара фәнни-гамәли конференция

Т.Миңнуллин исемендәге I Регионара фәнни-гамәли конференция 25.03.2024       22 март көнне Ф.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Т.Миңнуллин исемендәге I Төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Әлеге чарада ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. 
       Ул танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатының вакыт сынавын уңышлы үтеп, бүген дә заманча яңгыравын, яңадан-яңа укучылар һәм тамашачылар күңелен яулап алуын билгеләп үтте. Укытучылар һәм укучыларның әлеге әдип иҗатын өйрәнүгә якын килү юлларына, фәнни хезмәтләрнең үзенчәлегенә, яңалыгына тукталып, Әлфәт Закирҗанов бай мирасны киләчәктә өйрәнү перспективаларын ассызыклап үтте.

Возврат к списку