Полимәдәни мохиттә туган тел һәм әдәбиятны укытуның актив технологияләре

Полимәдәни мохиттә туган   тел  һәм әдәбиятны укытуның актив технологияләре 25.03.2024        ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Полимәдәни мохиттә туган (татар) телен һәм әдәбиятын өйрәтүнең актив технологияләре» исемле семинарында катнашты. 
     Филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шакурова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән «Әлифба» УМКсы һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныфлары өчен «Туган тел (татар теле)» заманча дәреслекләрен төзүнең фәнни-методик нигезләрен эшләү турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмованың чыгышы туган (татар) телдәге әдәбиятыннан яңа УМКның этномәдәни юнәлешенә багышланган иде.

Возврат к списку