Айнур Әхәт улы Тимерхановны туган көне белән котлыйбыз!

Айнур Әхәт улы Тимерхановны туган көне белән котлыйбыз! 26.03.2024       Бүген, 26 мартта, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Институтыбызның лексикография бүлеге баш фәнни хезмәткәре Айнур Әхәт улы Тимерхановның гомер бәйрәме. 
      Айнур Әхәт улының хезмәт биографиясендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты зур урын алып тора. 1996 елда Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлап, ул институтның лексикография бүлегендә аспирантура үтә, профессор Ф.Ә. Ганиев җитәкчелегендә докторлык диссертациясе яклый (2006). 2003–2006 елларда лексикография бүлегендә эшли, аспирантура бүлеген җитәкли, 2007–2019 елларда – лексикография бүлеге мөдире, 2008–2013 елларда – диссертация советы гыйльми сәркатибе вазифаларын башкара. 2019–2021 елларда Болгар ислам академиясендә фән юнәлеше буенча проректор, 2021–2023 елларда ректор вазифасын башкара. Фәнни-тикшеренү һәм җитәкчелек эшчәнлеге белән беррәттән, күп еллар дәвамында Айнур Әхәтович укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: Татар дәүләт гуманитар институты өлкән укытучысы (1995–2005), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты (2005–2007), Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры (2008–2010), Россия дәүләт гадел хөкем университеты доценты, профессоры (2005–2019) булып эшли. 
     А.Ә. Тимерханов орфография, орфоэпия, стилистика, тәрҗемәчелек теориясе һәм практикасы мәсьәләләрен тикшерү, татар һәм инглиз лексикографиясенең теоретик һәм гамәли аспектларын өйрәнү, татар теленең төрле типтагы сүзлекләрен («Краткий русско-татарский словарь деловой лексики», «Татарско-русско-английский школьный словарь», «Татарско-английский, англо-татарский словарь», «Tatarça-inglizçä, inglizçä-tatarça süzlek», «Татарско-русский картинный словарь» һ.б.). төзү эше белән шөгыльләнә, шулай ук югары уку йортлары өчен инглиз һәм татар телен чит тел буларак укыту буенча методик ярдәмлекләр авторы. 2023 елда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. 
    Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән котлый, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек, җаваплы эшендә һәм фәнни эшчәнлегендә зур уңышлар тели.

Возврат к списку