Марсель ага Әхмәтҗановка – 85 яшь

Марсель ага Әхмәтҗановка – 85 яшь 26.03.2024        Бүген әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия иясе, Татарстан Республикасыныӊ атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановның туган көне. 
      М. Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында Татарстанның Ленинигорск районы Шөгер авылында туа. 1943 елда Әхмәтҗановлар гаиләсе Арча районының Яңа Кенәр авылына күчеп килә. Биредә ул урта мәктәпне тәмамалый. 1957 елда Казанга килеп, Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында укый. 1963 елда Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә. 1972 елда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында татар әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. 1981 елда «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» дигән темага кандидатлык, 1998 елда «Татар әдәби мирасын өйрәнү проблемалары: әдәби чыганакларны барлау, тикшерү методы нәтиҗәләре» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 
      1986 елда Марсель Әхмәтҗанов Кульязмалар төркеме җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көндә институтның Язма мирас үзәгендә иң бай коллекция – нәкъ менә Марсель ага тырышлыгы белән тупланганы. Халкыбызның рухи хәзинәсе булган Мирасханәне оештыру, киңәйтү эшендә галимнең хезмәте бәяләп бетергесез. Марсель Әхмәтҗанов аны чын мәгънәсендә татарның рухи бер үзәге дәрәҗәсенә күтәреп, дөньякүләм танытуга ирешә алды. 
    Галим эшчәлеге гаять күпкырлы. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә, археография һәм палеография мәсьәләләренә кагылышлы 50 дән артык китабы, меңнән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре бар. 
      Марсель аганы ихластан юбилее белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, хәерле һәм бәрәкәтле гомер теләп калабыз!

Возврат к списку