«Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы»

«Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» 26.03.2024        2024 елның 27 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы була. 
      Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
      Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: 
      – чорның тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохите контекстында Ә. Еникинең шәхесе һәм иҗаты; 
      – Ә. Еники – ХХ гасыр татар совет әдәбиятын үзгәртүче; 
      – татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә Ә. Еникинең роле һәм аның традицияләре; 
      – Ә. Еники иҗаты – киләчәккә аталган мирас; 
      – Ә. Еники иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар. 
      Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашуы көтелә. 
      Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур., 12). 
     Элемтә өчен: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

Возврат к списку