Институт УМКларын мәктәпләрдә куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителде

Институт УМКларын мәктәпләрдә куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителде 27.03.2024        Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән «Туган тел (татар теле)» уку предметыннан 1 сыйныф өчен «Туган тел (татар теле). Әлифба», 10-11 сыйныфлар өчен «Туган тел (татар теле)» (авторлары – М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов), «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку» предметыннан 1-4 сыйныфлар өчен «Әдәби уку» (авторлар – Д.М. Абдуллина, Г.Н. Мөхәрләмова) яңа буын укыту-методик комплектларын (УМК) мәктәпләрдә куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителде. 
       Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге һәм дәреслекләрне куллану сроклары Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының агымдагы елның 21 февралендәге 119 нче боерыгы белән расланды.

Возврат к списку