Институт галимнәре «Зәнкиев укулары»нда катнаша

Институт галимнәре «Зәнкиев укулары»нда катнаша 05.04.2024       ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре шушы көннәрдә Тобольск шәһәрендә узучы «Зәнкиев укулары» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша. 
      Әлеге чараның пленар утырышында бүген доклад белән ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов чыгыш ясап, институт тарафыннан Россиядә һәм якын чит илләрдә татарлар тупланып яши торган төбәкләргә ел саен оештырылып килгән фәнни экспедицияләр турында сөйләде. 
     Иртәгә конференциянең секция утырышлары кысасында институттан бер төркем фәнни хезмәткәрләрнең чыгыш ясавы көтелә.

Возврат к списку