«Татарлар» тапшыруында – Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында

«Татарлар» тапшыруында – Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында 09.04.2024       ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килгән «Татарлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.
      Телеканал журналисты белән әңгәмә барышында Олег Хисамов Татарстан Фәннәр академиясенең TATZET платформасында урнаштырылган Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында сөйләде. Билгеле булганча, каталог ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән һәм даими рәвештә яңа мәгълүматлар белән тулыландырылып тора. 
      Әңгәмә белән тулырак «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Возврат к списку