«Фәнни Татарстан» журналының 2024 елгы беренче саны дөнья күрде

«Фәнни Татарстан» журналының  2024 елгы беренче саны дөнья күрде 12.04.2024       «Фәнни Татарстан» журналының күптән түгел басмадан чыккан 2024 елгы беренче саны укучыларны галимнәрнең тел, әдәбият, сәнгать белеме, халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләре белән таныштыра. 
   Россиядәге иң күпсанлы халыкларның берсе булган татарлар илебезнең төрле төбәкләрендә яши. Көнбатыш Себер территориясендә, нигездә, татар теленең көнчыгыш диалекты таралган булса да, биредә урта һәм көнбатыш диалект вәкилләре яшәгән авыллар да бар. Идел-Урал һәм Себер татарларының тел һәм этник бербердәмлегенең экстра-һәм интралингвистик аспектлары турында филология фәннәре докторы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институы директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов мәкаләсендә сүз бара. 
     «Тел белеме» бүлегенең алдагы материалы XIX гасырның икенче яртысы –XX гасыр башында татар әдәби теленең функциональ стильләре торышын өйрәнүгә багышланган. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхаев мәкаләсендә функциональ стильләр диахрон аспектта карала. Автор үз материалында аларның күрсәтелгән чордагы үсешен билгеләгән тенденцияләргә бәя бирә. 
    «Тел белеме» бүлеге филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Халисә Кузьминаның «Кысса-и Йосыф» поэмасында фразеологик берәмлекләр, мәкаль һәм әйтемнәрнең стилистик кулланышы турындагы материал белән тәмамлана. 
    «Әдәбият белеме» бүлегендә журнал укучылары игүтибарына татар әдәбияты классикларының тормышы һәм иҗаты турында берничә тикшеренү тәкъдим ителә. Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина мәкаләсендә Шәриф Камал тормышыннан, журналистлык эшчәнлегеннән моңача аз билгеле фактлар карала, язучының иҗади эволюциясен гомумиләштереп бәяләү омтылышы күзәтелә. 
 Илдар Юзеевның романтик поэмалары жанр үзенчәлеге ягыннан филология фәннәре докторы, Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина мәкаләсендә анализлана. 
 Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина материалында татар классигы Әмирхан Еникинең 1980-1990 еллардагы публицистикасы карала. Язучының бөек татар шәхесләре – Г. Тукай, Б.Урманче, Н. Таждарова, Х. Сарьян һ.б.га, шулай ук урта мәктәптә татар телен укыту методикасы проблемаларына багышланган мәкаләләре анализлана. 
     Шамил Усманов пьесаларының үзенчәлекләре чор һәм герой концепциясе аспектларында филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллина тикшеренүендә ачыла, анда автор жанр һәм образ анализы аша чынбарлыкның тарихи һәм мәдәни картинасын күрсәтә. 
     «Халык иҗаты» бүлеге әлеге санда филология фәннәре докторы, институтның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова мәкаләсе белән тәкъдим ителә. Анда автор татар фольклоры буенча академик басмаларны әзерләүнең төп нигезләмәләрен бәян итә, яңа томнар чыгару кирәклеген дәлилли, төзүнең төп принципларын тасвирлый, академик томнар чыгару буенча эшчәнлекнең проблемаларын һәм перспективаларын билгели. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре Гөлшат Габделхакова һәм Ләйсән Хәлилова материалында «Илкәем» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең Кыргыз Республикасында яшәүче татарларның милли тәңгәллеген һәм үзенчәлеген саклау буенча алып барган эшчәнлеге турында сүз бара («Тарих сәхифәләре» рубрикасы). Авторлар Кыргыз Республикасының биредә яшәүче халыклар арасында дуслыкны үстерүгә юнәлдерелгән кайбер норматив документларын китерә. 
    Уку-укыту процессында милли уеннарны актив куллану дәресләрдә сәламәт психологик климат тудыра, когнитив функцияне, иҗади инициативаны һәм укучыларның танып белү активлыгын үстерә, физик тәрбия процессын төрлеләштерергә мөмкинлек бирә дип саный «Милли мәгариф» бүлегендә дөнъя күргән мәкалә авторлары – филология фәннәре кандидаты, институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина һәм Казан шәһәре Совет районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең югары квалификацияле физик тәрбия укытучысы Әсгать Мөхәммәтҗанов. Мәкалә уку-укыту процессында милли уеннар һәм аларның шәхес тәрбияләүдәге роленә багышланган. 
     Традицион «Сәнгать» бүлеге тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм режиссура кафедрасы доценты Елена Алексееваның «Татаркино»ның 100 еллыгына багышланган мәкаләсе белән ачыла. Автор архив материаллары нигезендә Татарстан Республикасы кино сәнгатенең барлыкка килү һәм үсеш проблемаларын ача.
     Әлеге бүлекнең алдагы материалында яшь композитор М.Хәйруллинаның «Кави – Сарвар» операсының әдәби-музыкаль нигез һәм куелыш үзенчәлекләре карала. Мәкалә авторы – Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың игътибар үзәгендә – әсәрнең либреттосы, аның сюжеты, документаль һәм әдәби нигезе. Шулай ук опера текстының төрле милләт персонажларын кертү белән бәйле булган лингвистик үзенчәлекләре билгеләнә.
     Филология фәннәре кандидаты, шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Елена Шевченко мәкаләсе драматик спектакльдә пластиканың роленә багышланган. Г.Кариев исем. Яшь тамашачы театры мисалында ул бүгенге театрда башка сәнгать төрләренең, аерым алганда, музыка һәм бию чараларының куллануын күрсәтә, драма театрында сәнгать синтезы турында фикер йөртә. 
    1911 елда Харитоновның Казандагы лито-типографиясендә татар әдәбияты классигы, язучы һәм публицист Фатих Әмирханның (1886-1926) «Көндезге сәхәр яки рузасызлар» хикәясе аерым китап булып басылып чыга. Журналның «Фәнни ядкярләр» бүлегендә татар балалар язучысы, журналист һәм нәшриятчы Фәхрелислам Агиевның (1887-1938) әлеге китапка бәяләмәсе белән танышырга мөмкин. Текст басмага текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова тарафыннан әзерләнеп тәкъдим ителде. 
    Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның мәкаләсе Ютазы районы авылларының мөселман зиратларында сакланып калган эпиграфик һәйкәлләрне тикшерүгә багышланган. Ташъязма ядкәрләрнең күбесе шул урындагы карьерлардан (тау башларыннан, елга буйларыннан) чыгарылган «өлгереп җитмәгән» йомшак һәм уалып барган ком-ташлардан ясалган, шул сәбәпле эпитафияләрнең бер өлеше җуелып юкка чыккан яисә бик начар хәлдә сакланган. Шуңа бәйле рәвештә автор «таш архив» мәгълүматларын саклау, фәнни әйләнешкә тулы күләмдә кертү өчен эпиграфик һәйкәлләр җыентыгын каталог рәвешендә бастырып чыгару кирәклегенә басым ясый. Мәкаләгә кушымта буларак, график рәсем-иллюстрацияләр тәкъдим ителә. 
     «Шәхесләребез» бүлеге филология фәннәре докторы Ирина Данилованың (Гётеборг университеты, Телләр һәм әдәбиятлар институты, Швеция) ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Ю.Г. Нигъмәтуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан басылган мәкаләсе белән ачыла. Алга таба танылган әдәбият белгече Ф.Мусинның 85 еллыгы (авторы – КФУның Алабугы институты доценты Фәридә Гибадуллина) һәм филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миңнира Булатованың тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор И. Насиповның 60 еллыгына багышланган материаллар белән танышырга мөмкин. 
     «Фәнни Татарстан» үз укучыларын ТӘҺСИнең яңа басмалары белән таныштыруны дәвам итә. Журналның әлеге санында филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗановның Шәриф Камал турындагы («Шәриф Камал: фәнни-популяр җыентык /төз.: А.Р. Шәйхин, Г.Р. Җиһангирова. Казан: Җыен, 2023. 416 б.) китапка, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТӘҺСИ доценты Нурфия Юсупованың «Рухи мирас» сериясендә дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы» (авторлары Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин) китабына, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Хәлим Абдулинның «Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы» (XVIII йөз ахыры – XX йөз башы») китабына бәяләмәләре белән танышырга мөмкин. 
    Традиция буенча, номер ахырында институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар тупланмасы һәм чыгарылыш материалларына иллюстрацияләр, ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чаралардан фотолар китерелә.

Возврат к списку