Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы роленә багышланган конференция

Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы  роленә багышланган конференция 15.04.2024       Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов һәм тарих фәннәре докторы, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин 13 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә узган «Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы роле» («Роль ислама в стабилизации социальных процессов») VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашып, докладлар белән чыгыш ясадылар. 
     Әлфәт Закирҗанов «Семейные ценности в татарской литературе (на примере современной драматургии)» докладында Россиядә 2024 елның Гаилә елы буларак билгеләп үтелүенә тукталып, бу мәсьәләнең татар әдәбиятында чагылыш үзенчәлекләре турында сөйләде. Гаилә кыйммәтләренең хәзерге татар драматургиясендә бирелешендә традицияләр дәвамчанлыгы һәм әдипләр иҗатындагы яңалыклар аерым пьесалар мисалында күрсәтелде. 
      Гамирҗан Дәүләтшин үз чыгышында борынгы бабаларыбыз кыпчакларның рухи культурасы үзенчәлекләре һәм традицияләре турында сөйләде.


Возврат к списку