«Мәхтүмколый Фирагый – төрки дөнъяның бөек мәгърифәтчесе һәм фикер иясе»

«Мәхтүмколый Фирагый – төрки дөнъяның  бөек мәгърифәтчесе һәм фикер иясе» 16.04.2024       Бүген Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә танылган төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Генераль консуллыгы (Казан ш.) оештырды. 
     Төркмән классик әдәбиятына нигез салучы, күренекле шагыйрь һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фирагыйның (1724-1807) иҗаты дөнья мәдәниятләре хәзинәсенең аерылгысыз өлеше булып тора. Шагыйрьнең әсәрләре күп телләргә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Түгәрәк өстәлне ачып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин Мәхтүмколый Фирагый кулъязмалары Казан федераль университетының Сирәк кулъязмалар бүлегендә дә саклануын билгеләп үтте. Алга таба сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов төрекмән һәм татар халыкларының күп гасырлык мәдәни элемтәләре турында сөйләде, төрле елларда уздырылган уртак чараларга аерым тукталды, киләчәктә дә фәнни хезмәттәшлек итү зарурлыгын ассызыклады. 
     Сәламләү сүзе белән алга таба Төрекмәнстанның ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе җаваплы сәркатибе, Гадәттән тыш һәм Тулы Илчесе Рөстәмова Чинар Таджиевна, Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Баш консулы Гараев Гуйч Арчаевич һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Төркмәнстан Фәннәр академиясе Мәхтүмколый исемендәге Тел, әдәбият һәм милли кулъязмалар институтының кулъязмалар бүлеге мөдире Мөхәммәдов Гельдимырат, Мәхтүмколый исемендәге Төрекмән дәүләт университеты доценты Шихнепесов Аманнепес, Татарстан Республикасы фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары, Язучылар берлеге, Татарстан халыклары ассамблеясы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 
    Түгәрәк өстәл барышында яңгыраган чыгышларда Мәхтүмколый иҗаты төрки әдәби бәйләнешләр һәм төрки телле әдәби тәрҗемәләр контекстында яктыртылды, шулай ук төрки халыклар мәдәниятендә мәгърифәтчелек парадигмасын формалаштыру, татар-төрекмән тарихи-мәдәни бәйләнешләре мәсьәләләре һ.б. лар турында сүз барды.

   

Возврат к списку