Илшат Насиповка ТР Фәннәр академиясенең Көмеш медале тапшырылды

Илшат Насиповка ТР Фәннәр академиясенең Көмеш медале тапшырылды 17.04.2024       ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин филология фәннәре докторы, профессор, Россия тюркология комитеты әгъзасы Илшат Сәхиятулла улы Насиповның 60 яшьлек юбилеена багышланган чараларда катнашты. 
   Насипов Илшат Сәхиятулла улы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз элемтәдә тора. 1993 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантура тәмамлый. 1994 елда «Татар теленең урта диалектының минзәлә сөйләше лексикасы» темасына кандидатлык диссертациясе, 2010 елда «Татар телендә фин-угор алынмалары: синопсис һәм таксономия» докторлык диссертациясе яклый. Фәнни җитәкче – ТР ФА академигы, филология фәннәре докторы, профессор М.З. Зәкиев. 
   Илшат Сәхиятулла улы ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән фәнни конференцияләрдә, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә актив катнаша, Башкортстан территориясендә татар халкының күренекле шәхесләре эшчәнлегенә багышлап үткәрелгән күпсанлы чараларның оештыручысы булып тора. 
   12 апрельдә, Илшат Насиповның 60 яшьлек юбилее уңаеннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында (Уфа) уздырылган «Полилингваль һәм полимәдәни мәгариф киңлегендә тел һәм әдәби үзара бәйләнешләр мәсьәләләре» Бөтенроссия фәнни-методик семинарында чыгыш ясап, Ким Миңнуллин юбилярны Татарстан галимнәре исеменнән тәбрик итте һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Көмеш медален тапшырды. 
     Илшат Насиповның юбилее уңаеннан чаралар шулай ук галимнең туган ягы – Башкортстанның Яркәй районында узды. Туган авылы Иске Күктәүдә педагогик хезмәт ветераннары һәм урта мәктәп укучылары белән очрашу, район үзәге Югары Яркәйнең 1 нче гимназиясендә татар теле укытучылары өчен семинар үткәрелде.

    

Возврат к списку