ТӘҺСИ галимнәре татар теле укытучылары алдында чыгыш ясады

ТӘҺСИ галимнәре татар теле укытучылары алдында чыгыш ясады 17.04.2024       Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре 2024 елның 16 апрелендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә нәтиҗәле педагогик технологияләр» темасына республика семинарында катнаштылар. 
      Филология фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Мөслимә Шәкүрова «Туган тел (татар теле)» предметыннан яңа буын «Әлифба» белән таныштырды һәм 1-11 сыйныфлар өчен Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән укыту-методик комплектлары турында сөйләде. Әлеге «Туган тел (татар теле)» дәреслекләренең тулы линейкасы агымдагы елда Федераль исемлеккә кертелде. 
     Филология фәннәре докторы, бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина укытучыларны институт хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән «Мәгърифәт» сайты белән таныштырды.

Возврат к списку