Татар конгрессында очрашу

16.02.2024

15 февральдә, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секторы вәкилләре белән очрашу узды. Бу очрашуда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты баш гыйльми хезмәткәре Р.Ф.Исламов, фәнни хезмәткәрләр Г.М.Габделхакова һәм Л.Р.Хәлилова катнашты. Татар диаспорасын өйрәнү үзәге проектларын гамәлгә ашыру максатында килгән кунаклар белән эшлекле сөйләшү булды, алга таба башкарыласы эшләрдә хезмәттәшлек итү турында конкрет мәсьәләләр куелды.


Возврат к списку