Әткәм-әнкәмнең теле… Балага туган телен яраттырып буламы?

15.04.2024

«Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының чираттагы утырышы туган телне саклауда гаиләнең роле темасына багышланды.
«Түгәрәк өстәл»дә Институт җитәкчебез Искәндәр Гыйләҗев тә катнашты.
"Мин үскән вакыт белән чагыштырсак, үзгәрешләр бик зур. Ул чакта Казанда татарча сөйләшүче балалар да, татар мәктәпләре дә юк иде. Татарча сөйләшкән кешегә хәтта кырын караучылар да бар иде. Заманалар үзгәрде, әмма бар нәрсә дә яхшырды, дип әйтү шулай ук дөрес түгел, проблемалар җитәрлек.
Безнең гаилә мисалында әйтсәм, минемчә, тел мәсьәләсендә әти-әни үрнәге һәм җаваплылыгы беренче урында торырга тиеш. Мәҗбүриләү дә, штрафлар да, почмакка бастырулар да нормаль нәтиҗә бирми. Тиздән икенче оныгыма ун яшь тула. Русча сөйләшә башласак, ул безгә: «Татарча сөйләшегез», – ди. Аны бит беркем өйрәтмәгән, мәҗбүр итмәгән. Кечкенәсе турында әйтмим дә – анысы бөтенләй русча белми әле. Әти-әни җаваплылык тойса, татарча матур сөйләшсә, тарихка, мәдәнияткә, гомумән, безнең татар мохитенә ихтирамын күрсәтә белсә, шул чакта бала да дөрес тәрбия ала. Мәктәпкә дә, дәүләткә дә ышанырга ярамый. Дәүләтнең дә, мәктәпнең дә – үз мәшәкате, алар үз эшен башкара бит. Тел язмышы – бары тик безнең кулда.
Дөрес аңларга кирәк: мин бөтен җаваплылыкны гаиләгә генә йөкләп калдыру яклы түгел. Әмма ул гаиләдән башланырга тиеш" - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйләҗев.

Тулырак: https://vatantat.ru/2024/04/140035/


Возврат к списку