Каюм Насыйри юбилеен каршылап...

25.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда мәгърифәтче, галим, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтү турындагы Указга кул куйды (22 март, 2023).  Документта: “Күренекле татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның татар әдәбияты, фәнни һәм педагогик фикере үсешенә сизелерлек өлеш кертүен исәпкә алып, 2025 елда Татарстанда Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чаралар үткәрергә күрсәтмә бирәм”, - диелә. Шул уңайдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында да төрле чаралар үткәрелә (“Каюм Насыйри” персональ энциклопедиясенең текст һәм иллюстрацияләр контентлары икърар ителешенең фәнни–методик үзенчәлекләре”,  25.04.2024), матбугат битләрендә мәкаләләр бастырыла. Институтның фәнни хезмәткәре Ф.Г.Камальтдинованың да чираттагы “Авылдашлары Каюм Насыйри турында” исемле мәкаләсе Яшел Үзән районының “Яшел Үзән” район газетасында дөнья күрде.

https://yashel-uzan.ru/news/yashelznrayonytuganavylym/avyldaslary-kaium-nasyiri-turynda


Возврат к списку