Миасс шәһәрендә «IV Акмулла укулары»

19.12.2024

Бу елның 19 декабрендә Чиләбе өлкәсе Миасс шәһрендә «IV Акмулла укулары» дигән Төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чараны Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә Идарәсе башлыгы Дмитрий Семёнов ачты һәм алып барды.

Бу мәдәни чарада Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җиткчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты башлыгы Разил Ринат улы Зиннәтуллин, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәгенең баш гыйльми хезмәткәре Рәмил Фәнәви улы Исламов катнашты.

Пленар утырышта Р.Р.Зиннәтуллин котлау белән чыкты, урындагы активистларга Конгрессның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Р.Ф.Исламов «Акмулланы өйрәнүче кайбер галимнәр» дигән темага доклад укыды.

Казан кунаклары Чиләбе өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатына лаек булды.


Возврат к списку