Бүген Татарстан Республикасының киң җәмәгатьчелеге бөек шәхес Каюм Насыйриның 200 елыгын билгеләп үтә

Бүген Татарстан Республикасының киң җәмәгатьчелеге бөек шәхес Каюм Насыйриның 200 елыгын билгеләп үтә 14.02.2025

Шул уңайдан ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре Казанның Яңа Татар зиратында галимнең каберен зиярәт кылдылар. Анда чыгыш ясаучы татар зыялылары Каюм Насыйриның фән һәм мәдәнияткә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр.

Шулай ук чаралар Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итте. Анда күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм педагог Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел тулуга багышланган “Насыйри укулары-Насыровские чтения” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Әлеге мәртәбәле чарада ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова һәм институтның фәнни хезмәткәрләре Рәмил Исламов, Лилия Дәүләт, Рафаиль Шәйдуллиннар катнашты.

Конференциянең максаты – укучыларның һәм педагогларның күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның теоретик һәм методик хезмәтләрен интерпретацияләү нигезендә уртак фәнни-тикшеренү һәм инновация эшчәнлеген үстерү.

Конференциядә институтның өлкән гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Рәмил Исламовның "Каюм Насыйри: Биобиблиографик күрсәткеч" дип исемләнгән яңа фәнни хезмәте тәкъдир ителде.

Галим Рәмил Исламов конференция кунакларын 2017 елда “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан “Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль биографик җыентык” һәм бүген генә дөнья күргән "Каюм Насыйри: Биобиблиографик күрсәткеч" дип исемләнгән фәнни хезмәте белән таныштырды.



Возврат к списку