ТР ФА М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов җәйге ял вакытында Башкортстан Республикасы Балтач районының тарихи урыннарына сәяхәт кылган
06.08.2025
Районның "Батырша” музее җитәкчесе Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров галимне тарихи урыннар буйлап йөртүне оештырган.
Беренче тукталыш Балтач районының Иске Уразай белән Иске Тимкә авыллары арасындагы әүлия каберләрен зиярат кылу белән бәйле булган.
Икенче тарихи урынга сәяхәт -Богдан авылындагы "Себер тракты тарихы" музее белән танышудан тора. Рәмил Исламов музей экспонатларын барлаганнан соң, аларны тагы да күбрәк таныту буенча үзенең киңәшләрен биргән һәм туган якны өйрәнүчеләр белән аралашкан.
Өченче тукталыш Чуртанлыкүл авылында булган. Кунакларны бу авылда мәчетнең хәзрәте Йосып Исмаев һәм авыл кешеләре каршы алган. Биредә башлангыч мәктәп бинасында урнашкан мәчет һәм музей булдырганнар. Авыл тарихына бәйле бихисап мәгълүмат һәм экспонатлар бу музейда кадерләп саклана. Рәфис хәзрәт, аның хәләл җефете Филзә ханым Чуртанлыкүл авылы тарихы белән бәйле кызыклы мәгълүмат биргәннәр.
Соңыннан кунаклар морза Яныш Абдуллин яшәгән йорт нигезен барып күргәннәр. Танылган шәхеснең кайда яшәгәнлеген онытылмасын өчен бирегә зур ак таш куйганнар.
Югары Карыш авылында Батырша яшәгән йорт урыны әлеге тарихи сәяхәтнең соңгы ноктасы булып торган. XVIII гасыр мәгърифәтчесе, дин әһеле Батырша яшәгән йорт нигезенә узган ел шулай ук ак таш куелып, тирә–ягы киртәләр белән уратып алынган .Монда кунаклар Батыршаның рухына дога кылганнар. Рәмил Исламов әлеге тарихи урыннарга сәфәрнең тирән тәрбияви мәгънәгә ия булуын ассызыклап, оештыручыларга рәхмәтен җиткергән. Шулай ук ул тарихка бай туган ягында үткәннәрне кадерләп саклап торучылары булуына соклануын белдерә.






