Гаитов Марс Җамали улын 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау
14.10.2025
Хөрмәтле Марс Җамали улы!
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Сезне чын күңелдән 90 яшь тулу уңаеннан олуг юбилеегыз белән тәбрик итә!
90 яшь – хөрмәткә лаек яшь! Бер гасырга якын тормыш юлы үтелгән! Әлеге юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында Сез 2002 елның 16 сентябреннән икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре вазыйфасында эшләдегез һәм олуг галим буларак, 2009 елда Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек булдыгыз!
Сезнең узган тормыш юлыгыз ил тормышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы аша үтү, сугыштан соңгы авыр елларда яшәү, колхозда эшләү, белем эстәү һәм аны һәрдаим үстерү белән янәшә фән үрләрен яулау – горурланырлык һәм сокланырлык хисләр уята. Сезнең уңышларның нигезендә табигатьтән бирелгән сәләт, холкыгызда тәрбияләнгән тырышлык һәм үҗәтлек, кызыксынучанлык ята. Сезнең һәм Сезнең буын кешеләренең Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, әхлаклылык, куелган бурычка тугрылык һәм туганчылыклы булу кебек асыл сыйфатлары – барыбыз өчен үрнәк һәм өлге.
Тарихи вакыйгаларның эчендә кайнап яшәгәнегез һәм фидакарьләрчә узган хезмәт юлыгыз өчен Сезнең алда баш иябез!
Коллегаларыгыз, студентларыгыз, чордашларыгыз арасында Сезнең абруегыз һәрвакыт зур булды, бу әле дә шулай. Юбилей көнендә Сезгә сәләмәтлек, җан тынычлыгы, киләчәктә дә якыннарыгызның кайгыртуы һәм игътибарына куанып, алар янәшәсендә бик кадерле кеше булып бәхетле картлык кичерүегезне теләп калабыз! Юбилеегыз котлы булсын!
Зур хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең М. Хәсәнов исемендәге
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты коллективы
