Президент
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты
1968 елда Ульяновскидагы 1 нче урта мәктәпне алтын медальгә бетерә. Шул ук елны Казан Дәүләт Университетының физика факультетына укырга керә һәм 1973 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент һәм аспирант елларында Ленин стипендиаты була. 1977 елның январь аенда М.Х. Саләхов атомнарның спектроскопиясе һәм плазма диагностикасы проблемалары буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1976 елда оптика һәм спектроскопия кафедрасына эшли башлый (2006 елдан – оптика һәм нанофотоника кафедрасы): кече, өлкән фәнни хезмәткәр, доцент, профессор (1993), кафедра мөдире (1991 елдан). 1992 елда физика-математика фәннәре докторы фәнни дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый.
М.Х. Саләхов – КФУның иң нәтиҗәле эшли торган “Атом һәм молекулалар физикасы” фәнни юнәлешенең җитәкчесе. Аның “Атом һәм нурланыш молекулаларының үзара тәэсире һәм атомнар системасы нурланышы спектрында квантовоэлектродинамик эффектлар” фәнни мәктәбе 2006 елдан бирле фән, технология һәм техник үсеш буенча РФнең әйдәп баручы алдынгы фәнни мәктәпләре арасындагы конкурста җиңүгә ирешеп килә.
М.Х. Саләхов КДУда нанофотоника үсеше белән бәйле яңа фәнни юнәлеш төзү буенча инициатива күрсәтә.
М.Х. Саләхов күп илләрдә лекция һәм докладлар белән чыгыш ясый, аның тарафыннан 350 фәнни хезмәт, 3 монография, 80 укыту-методик әсбап әзерләнеп нәшер ителгән, аның җитәкчелегендә 12 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертацияләре якланган. 2004 елда аны ТР Фәннәр Академиясенә хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар, ТР ФА Президиумына керә. 2010 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була.
1997 елдан башлап аның җитәкчелегендә ел саен “Когерентлы оптика һәм оптик спектроскопия” халыкара яшьләр фәнни мәктәбе оештырыла. Ул “Атом һәм молекулалар физикасы” юнәлеше буенча магистратура җитәкчесе, 1996 елдан “Оптика” белгечлеге буенча докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе һәм 05.13.18 – математик модельләштерү, санау методлары һәм программалар комплексы белгечлеге буенча диссертация советы әгъзасы.
2001–2002 елларда М.Х. Саләхов КДУның финанс мәсьәләләре буенча проректоры була, ә 2002 елның 3 апрелендә университет ректоры итеп сайлана. 2007 елда ул кабат сайланып, һәм 2010 елның май аена кадәр ректор вазифасын үти.
Ул ректор булып эшләгәндә, университет барлык юнәлешләр буенча да алдынгылар сафына баса. Университетның 200 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнгәндә кыска вакыт эчендә уку йортының матди-техник һәм прибор-лаборатория базалары яңартыла, архитектура ансамбленең күп кенә корылмалары реконструкцияләнә, төп бинаның Көнчыгыш ягында яңа корылма төзелә һәм нәтиҗәдә, бу гаҗәеп архитектура истәлеге XIX гасырда планлаштырылган хыялны тормышка ашырырга ярдәм итә.
КДУ ректоры буларак М.Х. Саләхов социаль өлкәгә аеруча зур игътибар бирә. 2004 елдан башлап 150гә якын хезмәткәр үзенең торак шартларын яхшырта, хезмәткәрләргә һәм студентларга социаль ярдәм буларак бирелә торган чыгымнар да елдан-ел арта бара, спорт-сәламәтләндерү лагерьлары һәм ял базалары яңартыла.
М.Х. Саләховның эшчәнлеге җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде, ул ТР Дәүләт Советының ике чакырылышында (2004 һәм 2009 еллар) депутат, Дәүләт Советы Президиумының, шулай ук Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитетының әгъзасы булып сайланды. М.Х. Саләхов – В.И. Вернадский исемендәге Фондның Төбәк конкурс комиссиясе рәисе. 2005–2010 елларда М.Х. Саләхов – республика югары уку йортларының Ректорлар советы рәисе.
М.Х. Саләховка “ТРның атказанган фән эшлеклесе”, “РФнең атказанган фән эшлеклесе”, “Казан университетының атказанган профессоры” исемнәре бирелде. М.Ломоносов ордены, “РФнең югары профессиональ белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре”, “ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгеләре, ТР Президентының Рәхмәт хатлары, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Дәүләт статистика Федераль хезмәтенең 14.05.2012 ел №248 Приказы нигезендә М.Х. Саләховка “2010 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрүгә керткән казанышлары өчен” медале бирелде.
Аның турыдан-туры җитәкчелегендә КДУ базасында федераль дәрәҗәдәге университет төзү идеясы буенча зур эшләр башкарылды, Казан (Идел буе) федераль университетының Концепциясе һәм программа проекты эшләнде.
2010 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Гыйльми советы утырышында М.Х. Саләхов КФУ президенты итеп сайланды.
Факс (843) 292–07–62
Email: anrt@rambler.ru