ТСТЯ_2

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г – Й. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 748 б.

II томда барлыгы 11 меңгә якын сүз һәм 2300 дән артык фразеологик берәмлек теркәлде. Төп фигыль оясында мәгънә төсмерләренә ия булган тезмә фигыльләр дә исәпкә алынды. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм хуҗалык тармакларына караган термин, атамалардан гыйбарәт. Анда соңгы вакытта татар теленең үз мөмкинлекләре исәбенә ясалып, кулланышка кереп киткән неологизмнар, кабат торгызылган сүзләр, телне баетырдай диалектизмнар, алынмалар да чагылыш тапты.