Аббас Абдулла

Аббас Абдулла

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Абдулла Аббас


1951 елда туган. Биология фәннәре докторы, Синьцзян университетының Биология һәм биотехнологияләр институты профессоры.

Абдулла Аббас – Кытайда лишайникларны өйрәнүгә нигез салучыларның. Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре – дару үсемлекләре, үсемлекләр морфологиясе, биохимия.

1976 елда Синьцзян университетының биология факультетын тәмамлый. 1976 елдан башлап әлеге университетның Биология һәм биотехнологияләр институтында укыту эшчәнлеге алып бара. 1995 елдан бирле Синьцзян университеты биология факультетының ботаника кафедрасын җитәкли. 1992 елда доцент, 1995 елда – профессор дәрәҗәсе ала. Фәнни проектлары дәүләт фондыннан финансланган. Атказанган фән эшлеклесе – профессор булып тора.

2001–2007 елларда – Синьцзян Халык Хөкүмәтенең эксперт-консультатив үзәге әгъзасы (ВАК аналогы). 2003 елда Халык вәкилләренең Х Гомумкытай корылтае, 2008 елда – XI Гомумкытай корылтае депутаты була. Синьцзян кыргый фауна һәм флорасын саклау җәмгыятенең махсус эксперты булып тора.

А.Аббас – «Азык-төлек фәннәре» (2002 елдан), «Фармацевтика өлкәсендәге биотехнологияләр» (2003), «Биотехнологияләр» (2004 елдан), уйгур телендәге «Табигать зонасын өйрәнү» (2006 елдан) һәм «Синьцзян университеты хәбәрчесе» (2003 елдан) журналларының редколлегия әгъзасы. Синьцзян Халык Хөкүмәтенең эксперт-консультатив үзәге әгъзасы (2001 – 2007 еллар).

49 фән кандидаты һәм докторы әзерли һәм хәзерге вакытта 23 соискательнең эшен җитәкли. Ул 9 китап һәм дөньяның иң дәрәҗәле журналларында басылган 100дән артык фәнни мәкалә авторы.