Арсланов Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы

Арсланов Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов


1947 елда туган. Сәнгать белеме докторы (1993 г.), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997), Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы.

М.Г.Арсланов – Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе регионында фәнни дәрәҗәсе булган беренче һәм бүгенге көнгә бердәнбер театр белгече. Фәнни даирәләрдә дә, сәнгать дөньясында да киң танылган татар театрын һәм мәдәниятен өйрәнүче бу зур галимнең фәнни хезмәтләре гуманитарий коллегалары арасында да, гади тамашачылар арасында да авторитетка ия. Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып татар сәнгате, татар театры, драматургия, актёрлык һәм режиссёрлык сәнгате, татар театры тарихы, татар мәдәнияте тарихы тора.

Төп фәнни хезмәтләре арасында татар театрының режиссурасын тикшерүгә багышланган өчтомлы хезмәтен (Татар режиссёрлык сәнгате (1906-1941). - Казан, 1992. - 328 б.; Татар режиссёрлык сәнгате (1941-1956). – Казан, 1997. - 224 б.; Татар режиссёрлык сәнгате (1957-1990) - Казан, 2004. - 272 б.) һәм «Режиссёр Ширъяздан Сарымсаков» (Казан, 2004. - 222 б.), “Актёр. Режиссёр. Драматург. Педагог” (Казань, 2006. - 262 б.) китапларын атап үтәргә кирәк. Институтта эшләү дәверендә М.Г.Арсланов гомуми күләме 220 а.т. чамасында ике йөз җитмешләп фәнни хезмәт, мәкалә, рецензия язган. Басылып чыккан алты монографиясе, республикада һәм башкалада басылган төрле җыентыкларда, махсус журналларда чыккан мәкаләләре сәнгать белгечләре һәм киң катлам укучылар тарафыннан уңай бәяләнә.

М.Г.Арсланов – даими яңартылып торган “Яңа татар пьесасы” күптомлы альманахның (хәзерге вакытта 5 томы чыккан), “Фәндә һәм сәнгатьтә кем кемдер” (Казань, 1998), “Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман” (Казан, 2003), “Татар милләте үсешенең мәсьәләләре” (Казан, 2004), “Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар” (Казан, 2004), “Галимҗан Ибраһимов һәм ХХI гасыр” (Казан, 2007) һ.б. җыентыкларының редколлегия әгъзасы; Э.Р.Каюмованың “Яңа заман татар халык җыр культурасы” монографиясенең (Казан, 2005), “Солтан Габәши: материаллар һәм эзләнүләр” китабының (Казан,1997) фәнни редакторы; “Галиәсгар Камал: әдип һәм заман” җыентыгының (Казан, 2005) төзүче редакторы һ.б.; Г.Кариев, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Б.Урманче, С.Габәши, С.Сәйдәшев, С.Садыкова, Р.Вагапов эшчәнлеге һәм тормышына, татар театрының юбилей даталарына багышланган күпсанлы фәнни һәм фәнни-гамәли региональ, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрнең оештыручысы. Соңгы халыкара фәнни-гамәли конференция бу елның 26 мартында татар театрына йөз ел тулу уңаеннан үткәрелә.

М.Г. Арсланов Мәскәү, С.Петербург, Уфа һ.б., шулай ук чит илләрдә үткәрелгән күп кенә фәнни конференциядә докладлар белән чыгыш ясый. Төркиянең Истамбул, Бурса, Кайсәри, Самсун, Анкара шәһәрләрендә үткән бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче һәм тугызынчы Халыкара төрки халыклар корылтаенда катнаша. Аның докладлары корылтайның еллык җыентыкларында һәм төрле шәһәрләрнең фәнни журналларында басылып чыга.

М.Г. Арсланов еш кына ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Казан дәүләт культура һәм сәнгать университеты, КДУның фәнни-теоретик конференцияләрендә, халыкара тюркологик конгрессларда докладлар белән чыгыш ясый, төрле дәрәҗәдәге 80ләп фәнни конференциягә катнаша. Ул республикадагы һәм гастрольгә килгән театрларның спектакльләре турында фикер алышуда актив катнаша, радио һәм телевидениедә, милли театр сәнгате мәсьәләләре турында лекцияләр белән халык алдында чыгышлар ясый.

Сәнгать белеме докторы М.Г. Арсланов Татарстан Республикасы өчен сәхнә һәм фән кадрлары әзерләү өлкәсендә дә актив эшли. Ун елдан артык Казан дәүләт культура һәм сәнгать университетында укыта. Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә 6 кеше аспирантура үтә.

Халыкара дәүләткә бәйсез төрки академиянең хакыйкый әгъзасы. «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле дәрәҗәгә лаек була.

Тел.: (843) 292-21-37

E-mail: iyali.anrt@mail.ru