Барабанов Вильям Петрович

Барабанов Вильям Петрович

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Барабанов Вильям Петрович

1933 елда туган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992). Химия фәннәре докторы (1972). Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе. КГТУ (КХТИ)ның физик һәм коллоид химия кафедрасы профессоры.

Казан дәүләт химия технологиясе университетын тәмамлаган. КХТИда декан урынбасары, проректор, полимерларның физик химиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән. Полимерларның физик химиясе һәм дисперс системалар өлкәсенә караган хезмәтләр, югары эффектлы химик-технологик процессларның фәнни нигезләрен булдыру авторы.

В.П.Барабанов эремәдә кисәкчәләрнең, аларның химик табигатеннән чыгып, үзара тәэсир итешү төшенчәсен һәм билгеләмәсен үстерә, судан башка нигезле эремәләрнең ачылык стандартларын һәм кондуктометрик үлчәүләр үткәрү стандартларын эшли. Илдә, химия галимнәреннән беренче буларак, кондуктометрик мәгълүматларның математик методларын гамәлгә кертә, полиэлектролит эремәләренең физик-химик сыйфатларын электрохимик һәм конформацион халәтләрнең үзара бәйлелеген истә тотып карарга тәкъдим итә, күпбаскычлы процесс буларак, полимерны ионлаштыру схемасын уйлап таба, түбән һәм югары молекуляр кушылмаларның югары көчәнешле кырларда үз-үзен тотышын өйрәнә.

Полимерларны органик һәм сулы-органик мохитләрдән торган катлаулы профильле металл өслекләргә электр ярдәмендә утырту методын уйлап таба, катионлы һәм анионлы полиэлектролитларны электр ярдәмендә утырту механизмын аңлата, машиналар төзү предприятиеләрендә файдаланыла торган, коррозиядән саклау, электр изоляцияләү өчен билгеләнгән һәм югары температураларга чыдам капламалар өчен акрил, эпоксид һәм башка полимерлар нигезендә композицияләр төзи.

В.П.Барабанов җитәкчелегендә нефтькә бай катламнарның нефть бирү дәрәҗәсен арттыру максатыннан су үткәрми торган материаллар ясауда суда эрүчән полиэлектролитлар һәм полиэлектролит комплексларыннан файдалану физик химия күзлегеннән чыгып дәлилләнә һәм «Татнефть» берләшмәсендә, Башкортостанда һәм Көнбатыш Себердә гамәлгә ашырыла.

Яңа фәнни юнәлешкә нигез сала – молекуляр кушылмаларның микроорганизм күзәнәкләре белән тәэсир итешүенең физик-химик нигезләрен билгели. Бу юнәлештә алып барылган фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләре полиэлектролитлар һәм полиэлектролит комплекслары кулланылган биотехнологияләрдә экологик яктан чиста интенсив процессларны булдыра башларга мөмкинлек бирә.

В.П.Барабанов үзенең хезмәттәшләре белән берлектә ташландык суларны, һавага чыгарылган газларны чистарту, тузан барлыкка килү процессларын кискен киметү технологияләрен булдыра һәм кулланышка тәкъдим итә.

600 фәнни хезмәт, 40 авторлык таныклыгы һәм ачыш патенты, күп кенә уку-укыту кулланмасы авторы, «Кыска физик химия курсы» соавторы. Күп кенә бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Аның фәнни җитәкчелегендә 4 докторлык һәм 50 кандидатлык диссертациясе яклана. Д.И.Менделеев исем. Республика химия җәмгыятенең рәисе.

«Почёт билгесе» ордены, «Дуслык ордены», медальләр, Татарстан Республикасы Югары Советының Почёт грамотасы белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-42-60

Е-mail: membrana@kstu.ru