Батыева Эльвира Салих кызы

Батыева Эльвира Салих кызы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Эльвира Салих кызы Батыева


1940 елда туган. Химик-органик. Химия фәннәре докторы (1978), профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1994). Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исем. Органик һәм физик химия институтының фосфоркүкерторганик кушылмалар лабораториясе мөдире.

Казан дәүләт университетын тәмамлаган. РФА КФҮнең А.Е.Арбузов исем. Органик һәм физик химия институтында тикшеренүче-стажёр, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, фәнни эш буенча директор урынбасары булып эшли, институт директоры вазифаларын башкара. Хәзерге вакытта институтның фосфоркүкерторганик кушылмалар лабораториясе мөдире.

Төп фәнни нәтиҗәләре өчвалентлы фосфор химиясе үсешен билгели торган фосфоркүкертазоторганик кушылмалар өлкәсенә карый. Ул органик кушылмалар фосфорлашуда күпсанлы реакцияләрнең фундаменталь нигезен тәшкил иткән фосфор (III) – элемент (азот, кислород, күкерт) бәйләнешенең таркалу закончалыгын таба. Шуңа таянып, фосфорның тиоллы ясалмалары химиясендә яңа фәнни юнәлешләргә нигез салына, органик кушылмалар синтезының оригиналь, шул исәптән экологик яктан чиста методлары тәкъдим ителә, яңа реакцияләр һәм яңадан төркемләнүләр ачыла, яңа фосфор–күкерт–азот–кремний һәм башка органик кушылма класслары табыла. Алар арасында вируска каршы тору, интерферон эшләп чыгару һәм иммунитетны арттыру активлыгына ия булган препаратлар, шулай ук сәнәгадә майлау материаллары һәм майларга өстәп, “безизлык эффекты” китереп чыгару өчен эффектив утырткыч матдә буларак кулланыш тапкан продуктлар да бар.

Соңгы елларда тиоллы фосфор кислоталарының яңа тип элементоорганик ясалмаларын синтезлауның уңайлы методлары уйлап табыла. Элементлы фосфор һәм күкерт реакцияләре нигезендә төрле, шул исәптән файдалы фосфорорганик кушылмалар синтезлауның гамәлдә мөмкин булуы күрсәтелә.

Э.С.Батыеваның бер хезмәтендә органик кушылмалар тиофосфорлашу реакцияләренең күп кенә фосфорорганик матдәләр алуда перспектив метод булуы дәлилләнә.

Э.С.Батыева Татарстан Республикасы фәнен үстерү буенча дәүләт программасының приоритетлы «Химия һәм фосфор кушылмалары технологиясе» юнәлешен җитәкли. Э.С.Батыева – илдә һәм чит илләрдә басылган дүрт йөздән артык фәнни мәкалә, монография, авторлык таныклыгы һәм патент соавторы. Аның җитәкчелегендә егерме кандидатлык һәм өч докторлык диссертациясе яклана. Аның бер укучысы Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы дәрәҗәсенә ирешә.

Фосфоркүкертазоторганик кушылмалар өлкәсендә стипендиат. «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, «Хезмәт ветераны» билгесе, Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Президиумының Почёт грамоталары белән бүләкләнгән, 1999 елда «Ел хаты-кызы» дигән югары исемгә лаек була.

Тел.: (843) 272-16-35

E-mail: batyeva@iopc.knc.ru