Дьяконов Сергей Германович

Дьяконов Сергей Германович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Дьяконов Сергей Германович


1937 елда туган. ТР ФАнең академигы (1991), техник фәннәр докторы, профессор. ТР һәм РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. РФ Президентының мәгариф өлкәсендәге премиясе лауреаты. КГТУ (КХТИ) ректораты киңәшчесе.

Казан химия технологиясе институтын тәмамлый. Җылылык техникасы кафедрасы доценты, профессоры, физика кафедрасы мөдире, химия технологиясе процесслары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире, КХТИның фәнни эш буенча ректор урынбасары, КГТУ ректоры, ТР ФАнең Химия һәм химик технологияләр бүлегенең академик-сәркатибе булып эшли.

Үзенә белгечлек итеп сайлап алган химия технологияләренең теоретик нигезләрен эшләү С.Г.Дьяконовны илдә һәм чит илләрдә таныта. Ул “Чиктәш физик һәм математик модельләштерүгә таянып, сәнәгадә матдәләрне аеру аппаратларын оптималь проектлаштыру” фәнни юнәлешенә нигез сала.

С.Г.Дьяконов химия технологиясе процесслары һәм аппаратлары теориясен үстерүгә саллы өлеш кертә. Сәнәга аппаратларындагы күренешләрне тикшерүнең төптән яңа принципларын үстерә. Алар нигезендә әлеге процесслар аппаратларның масштабларына математик инвариантлы элементар күренешләрнең иерархик структурасы буларак күзаллана. Бу принциплар күпкомпонентлы сыек катнашмаларның тигезләнешле халәтенең унифицикацияләнгән йомык фундаменталь тасвирламасын төзү, күчерүне һәм химик әверелешне кинетик яктан һәм мохит йогынтысын истә тотып тасвирлау өчен кулланыла. Шулар нигезендә бәйле азот һәм нефтехимия, шул исәптән сыек мембраналар куллану өлкәсендә берничә җитештерү технологиясен математик модельләштерү һәм оптимальләштерү тормышка ашырыла. Матдәләрне аеру буенча сәнәга аппаратларын проектлаштыру теориясендә С.Г.Дьяконов автоматлаштырылган проектлаштыру системасы белән тәмамлана һәм аппарат конструкцияләренең оптималь вариантларын көйләүне тәэмин итә торган яңа методология булдыра.

С.Г.Дьяконов – 250дән артык фәнни хезмәт, монография һәм уку-укыту кулланмасы авторы. Аның җитәкчелегендә 40 фән кандидаты һәм 4 фән докторы әзерләнә.

РФАнең “Химия технологиясенең теоретик нигезләре” проблемасы буенча Фәнни советы әгъзасы, РФАнең “Химия технологиясенең теоретик нигезләре” журналында редколлегия әгъзасы.

Россия Мәгариф министрлыгының “РФнең югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре” билгесе һәм ТРның Почёт грамотасы белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-42-01

Факс: (843) 236-75-42

Е-mail:ilgiz@kstu.ru