Хәсәнов Мансур Хәсән улы

Хәсәнов Мансур Хәсән улы

Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Хәсәнов Мансур Хәсән улы 

(1930-2010)

Татарстан Фәннәр академиясенең хакыкый әгъзасы ТАССРның Зәй районы Бигеш авылында 1930 елның 25 июнендә дөньяга килә.

Хезмәт эшчәнлеген 1948 елда, Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач, китапханә мөдире булып башлый. 1955 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, укыту эшчәнлегенә керешә.

1961 елдан башлап, 10 ел дәвамында өлкә комитеты партиясендә мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, фән һәм укыту йортлары бүлеге мөдире булып эшли.

1971 елдан ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, беренче урынбасары, соңрак урынбасары; Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифаларын башкара.

М.Хәсәнов - Татарстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе, академиянең беренче президенты (1992-2006).

М.Хәсәновның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре борынгы заманнан алып, хәзерге чорга кадәр булган татар әдәбияты тарихын өйрәнү белән бәйле. К.Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, К.Тинчурин һ.б. иҗатын тикшерә. Аеруча татар әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимов мирасын; XIX гасыр башы - XX гасырның икенче яртысындагы рус-татар әдәби элемтәләрен өйрәнү өлкәсендә интенсив һәм нәтиҗәле эшли. Әдәбият белеменең методологик мәсьәләләрен эшләү, иҗтимагый һәм фәлсәфи фикер тарихын, милли мәгариф һәм педагогика, сәнгать һәм культурология проблемаларын өйрәнү белән актив шөгыльләнә. С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Б.Урманче, Х.Әбҗәлилов, милли сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге башка классиклар һәм күренекле эшлеклеләр турында фәнни хезмәтләр чыгара.

1980 елларда М.Хәсәнов татар яңарышы мәсьәләләре өлкәсендә актив тикшеренүләр алып бара. Ш.Мәрҗәни, С.Максуди, Г.Исхакый, Р.Фәхретдинов, М.Бигиев кебек XIX гасырның икенче яртысы- XX гасыр башындагы татар ренессансы классикларының иҗатын һәм эшчәнлеген тикшерә. Татар халкы һәм Татарстанның күпгасырлык тарихының үзәге буларак Казан шәһәренең тарихын өйрәнүдә яңа методологик алымнарны эшкәртүдә турыдан-туры катнаша.

М.Хәсәнов – 5 монография, Казан, Мәскәү, АКШ, Лондон, Анкарада татар, рус, инглиз, төрек һ.б. телләрдә басылып чыккан 250 артык фәнни мәкалә авторы. Аның җитәкчелегендә 5 докторлык, 10 кандидатлык диссертация якланды.

ТАССР Югары Советының 6 чакырылышының депутаты итеп сайлана, 1993 елдан башлап, соңгы вакытка кадәр Татар энциклопедиясе институтының директоры булып эшли.

М.Хәсәновның фән өлкәсендәге казанышлары югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнде: Хезмәт Кызыл байрагының 2 ордены, Халыклар дуслыгы ордены, “Ихтирам билгесе” ордены, IV дәрәҗә “Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен” ордены, “Татарстан Республикасы каршында күрсәткән хезмәтләре өчен” ордены, медальләр, мактаулы грамоталар тапшырылды.

Моннан тыш, аңа “ТАССР-ның атказанган икътисадчысы”, “Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелде, К.Гали исемендәге халыкара премиясе лауреаты.