Гафуров Илшат Рәфкать улы

Гафуров Илшат Рәфкать улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Гафуров Илшат Рәфкать улы


1961 елда туган. Физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы, профессор.

И.Р. Гафуров Казан дәүләт университетының физика факультетын (1983) һәм Казан финанс-икътисад институтын (1997) тәмамлый. 1983 елдан 1991 елга кадәр Алабуга дәүләт педагогия институтында физика укыта.

1992–1995 елларда илдә беренчеләрдән булган «Зилант» иминият компаниясе белән җитәкчелек итә. 1995–2004 елларда И.Р. Гафуров ике тапкыр ТР Дәүләт советына депутат итеп сайлана һәм 1998 елның апреленә кадәр Икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча комиссиядә рәис урынбасары булып эшли. Аның катнашында республиканың динамик үсешен һәм аның инвестицион кызыксындыруының артуына ярдәм иткән законнар эшләнә һәм кабул ителә: чит ил инвесторы катнашында инвестицион проект статусы, «Алабуга» ирекле икътисади зона, кече нефть компанияләренә һәм «КамАЗ»га преференцияләр бирү турындагы законнар һ.б.

1998 елның апрелендә И.Р. Гафуров Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре башлыгы була. И.Р. Гафуров бу административ-территориаль берәмлек белән җитәкчелек иткән чорда ул Татарстан Республикасында алга киткән районнардан була.

Алабуга районы территориясендә Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән илдәге иң эре сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» үзенчәлекле икътисади зонасы төзелә.

И.Р. Гафуров, районның сәяси-икътисадый потенциалын үстерү өчен мөһим ресурс буларак, белем бирү учрежденияләренең үсешенә аерым игътибар бирә. Аның эшлекле катнашында Идел буендагы иң борынгы педагогия уку йортларының берсе – Алабуга дәүләт педагогия институты – 2003 елда университет статусы ала.

Үзенең яңа, инновацион эш ысулларын И.Р. Гафуров Казан федераль университеты ректоры сыйфатында күрсәтә, бу вазыйфага ул 2010 елның апрелендә билгеләнә. Аның җитәкчелегендә Россия Хөкүмәте тарафыннан 2010 елның сентябрендә расланган КФУны үстерү Программасы уңышлы тормышка ашырыла.

И.Р. Гафуров Казан федераль университетының фәнни-мәгариф системасын үстерүгә юнәлгән эшчәнлеген үстерүгә һәм Идел буе федераль округы регионнарының сәяси-икътисади мәсьәләләрен чишүгә зур көч куя, аларның кайберләре белән фәнни-мәгариф сферасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән (Киров өлкәсе, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе һ.б.).

И.Р. Гафуров КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институтында фәнни-педагогик эш алып бара. Аның җитәкчелегендә региональ икътисад һәм идарә фәнни мәктәбе формалаша. Аның фәнни тикшеренү юнәлешләренең берсе – илебезнең һәм аның регионнарының үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итү күзлегендә халыкара финанс мөнәсәбәтләрен өйрәнү.

И.Р. Гафуров халыкара финанслар, банк эше һәм тышкы икътисади эшчәнлекне финанслау өлкәсендә атаклы белгеч В.В. Павлов белән автордашлыкта Россия-гарәп эшлекле советы һәм Россия ФАнең Африка институты ярдәме белән көнчыгыш илләрендә валюта, тышкы сәүдә һәм инвестицион көйләүгә багышланган фундаменталь ике томлы белешмәлек (2011) бастыра.

Икътисад һәм физика буенча 80 басма хезмәт авторы.

И.Р.Гафуров – РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, ТКХ (РФ)ның почетлы хезмәткәре, ТРның атказанган икътисадчысы.

2012 елның 4 мартындагы Россия Федерациясе Президенты сайлау кампаниясе вакытында И.Р. Гафуров Россия Президентына кандидат В.В. Путинның ышанычлы вәкиле була. 2012 елның октябрендә И.Р. Гафуров Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана.