Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы 9 Апреля 2021
9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе актуаль булып кала, ә татар телен фәнни нигездә үстерү, фундаменталь тикшеренүләр өлкәсен киңәйтү, кадрлар әзерләү, аспирантларга һәм докторантларга стипендия ярдәме мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә дигән фикерләрне җиткерде М.Саләхов.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасында татар теленең гамәли кулланылыш даирәсен киңәйтү – аеруча җитди, даими игътибар сорый торган мәсьәләләрнең берсе. Дәүләт телләрен куллану юнәлешләре бик күп. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин үз чыгышында язма (визуаль) массакүләм мәгълүмат чараларына җентекләбрәк тукталды.
2014–2022 елларга телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча дәүләт программасының 2.8.6. пункты нигезендә, тышкы һәм эчке визуаль мәгълүматны Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә бирү буенча җаваплылык профильле министрлыкларга һәм җирле үзидарә органнарына төшә. Әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен, төп норматив хокукый база булдырылган, аерым юнәлешләрнең билгеле бер эш механизмы да бар. Мисал өчен, республикада куела торган мемориаль һәм истәлек такталары буенча материаллар әзерләү өчен республика Мәдәният министрлыгы җавап бирә, ә аларның текстларына экспертиза уздыру һәм тәңгәллеген килештерү эше Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнгән.
Дәүләт хакимияте органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендәге мәсьәләләрнең тагын берсе – элмә такталарда дәүләт телләренең кулланылышы һәм алардагы текстларның дөрес язылышы. Республикада бу юнәлештә эш Министрлар Кабинетының 2017 елгы карары нигезендә алып барыла. Бу документ үз көченә кергәннән соң, институт тарафыннан үз эченә 6200 дән артыграк текстны ала торган 500гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән һәм эшкәртелгән.

Быелгы ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителү, Президент каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелү, аның актив эшләп килүе зур өметләр уята, дип билгеләде докладчы. Әлбәттә, бер елда гына телләр проблемаларын хәл итеп бетерү мөмкин түгел, әмма киләчәктә дә эшләрлек эш механизмнарын, аларның төп принципларын булдыру, норматив хокукый документлар кабул итү алдагы эшчәнлекнең нигезе булып торыр дигән ышаныч белдерде.
Утырышта шулай ук Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин чыгыш ясады.
Комиссиянең күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтларының фәнни һәм гамәли хезмәтләре тәкъдим ителде.

Возврат к списку