21.03.2021
КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды
17 марттан 20 мартка кадәр КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды, аңа 36 илдән 100 чит ил студенты кушылды.
24.02.2021
Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
19.02.2021
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
25.01.2021
Пандемия кешеләрне якынайтты" 2020 елга социолог һәм психолог бәяләмәсе
2020 елның иң зур вакыйгасы һәм кешеләр тормышындагы үзгәрү турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Илдарханова Чулпан Илдус кызы Азатлык радиосына биргән интервьюда.
21.01.2021
Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының тагын бер урынбасары билгеләнде
Ислам белгече Альфрид Бустанов татарлар яшәгән төбәкләр белән элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк.
09.12.2020
Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов дәреслекләргә керә алырдай яшь авторларны атады
«Яшь авторлар күбесенчә тормышның караңгырак күренешләренә мөрәҗәгать итә, сызлануны алга куя», — дип саный галим.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов киләчәктә татар әдәбияты дәреслекләренә керә алырдай яшь авторларны атады.
16.11.2020
Россия мөселманнары Диния нәзарәте фәтва (мөселман руханиларының теге яки бу гамәлләргә рөхсәте) бастырды, аның нигезендә конфессия ара никахлар ярамый һәм бары тик "аерым очракларда" гына рөхсәт ителә. Шулай итеп, мөселманнарга башка диннең кәләшләренә өйләнү тыела. Дин әһелләре фикеренчә, динара никах гаиләдәге проблемалар һәм балаларны тәрбияләү проблемаларына китерә. Түбәндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы, «Россиянең демография һәм миграция проблемалары» фәнни совет әгъзасының эксперты Ильдарханова Чулпан Ильдус кызының шәрехләрен китерәбез.
29.10.2020
Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнашачак
26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия мәктәп укучылары һәм педагоглары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында катнашачак
13.10.2020
Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге аукционнар теориясе өчен бирелде
12 октябрь көнне бу елның соңгы Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге быел АКШ икътисадчылары Пол Милгром белән Роберт Уилсонга тапшырыла. Бүләк аларга "аукционнар теориясен камилләштерү һәм аукционның яңа форматларын уйлап табу өчен" бирелә.
06.10.2020
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге С гепатиты вирусын ачу өчен бирелде
5 октябрь фән дөньясында Нобель атнасы башлана. Атна дәвамында фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, рәсмиләр аталачак.
18.09.2020
Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узачак
«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылды.
27.08.2020
КФУ галимнәре яңа органик ашлама уйлап тапканнар. Ул үсемлекләрдә йод күләмен арттыруга күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Бүген, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, дөньяның 118 илендә 1,5 миллиардтан артык кеше йододефицит авырулары куркынычына дучар ителгән. Дөньяның 19 иле халык арасында йод куллану җитәрлек булмаган ил буларак классификацияләнгән. Бу исемлектә Россия өченче урында тора, шуңа күрә йод кытлыгын профилактикалау зур әһәмияткә ия.
06.08.2020
Баланы мәктәпкә әзерлибез
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификацияне күтәрү үзәге хезмәткәрләре уку елы алдыннан ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр әзерләде.
17.07.2020
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды
15 июльдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.
08.07.2020
2030 елда илебездә демографик «упкын» көтелә
Статистик мәгълүматлар буенча, 2030 елга илебездә демографик «упкын» булырга мөмкин. Моңы сәбәпләре бик күп төрле: яшьләрнең соңлап гаилә коруыннан башлап икътисади факторларга кадәр. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова искәртте.
25.06.2020
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең беренче президенты - Мансур Хәсәнов
Бүген, 25 нче июнь Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, татар интеллигенциясенең иң якты вәкилләренең берсе, энциклопедист, филология фәннәре докторы, профессор, Татар энциклопедия Институтының беренче директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең беренче президенты
Мансур Хәсәновка 90 яшь тулыр иде.
22.06.2020
27 июньдә Бөтенроссия студентлар онлайн чыгарылыш бәйрәме узачак
27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала.
10.06.2020
Югары уку йортларына керү өчен гаризаны 20 июньнән дистанцион рәвештә бирергә мөмкин
Быел 9 һәм 11 сыйныф укучыларының барысы да имтиханнар тапшырмыйча аттестат алачак.
БДИ нәтиҗәләреннән башка югары уку йортына керү өчен гаризаларны 20 июньнән бирергә мөмкин булачак, шул исәптән дистанцион рәвештә дә. РФ премьер-министры Михаил Мишустин шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
01.06.2020
«Пушкин-ФЕСТ» фестивале чаралары онлайн-режимда узачак
1 июньнән 6 июньгә кадәр А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә «Пушкин-ФЕСТ» узачак. Фестивальнең һәр көне билгеле бер темага багышлана
22.05.2020
Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар ачыкланды
Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштырулар уздырган.