10.09.2018

Гаяз Исхакыйның шәхси документлары Казанга кайтты

2018 елның 7 сентябрендә Гаяз Исхакый исемендәге «Идел-Урал» фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран Г.Исхакыйның Төркиядә сакланган шәхси документларын, көндәлекләрен Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бүләк итте.

07.09.2018

Г.Исхакый конференциясе

2018 елның 6 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Актлар залында татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 

04.09.2018

ЮНЕСКО Форумы

2018 елның 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда “Цивилизацияләр диалогы” дип аталган Форум уза. 

29.08.2018

290820188

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре Мирфатыйх Зәки улы ЗӘКИЕВКА Дәүләт бүләге тапшырды.

29.08.2018

29082018 2018 елның 29 августында Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съезды үз эшен башлады.

27.08.2018

V Халыкара мәктәбе ачылды 2018 елның 21 августында Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында V Халыкара археология мәктәбе ачылды. 

13.08.2018

13082018 Казанда Коръәннең иң зур басмасын реставрацияләгәннәр.

20.07.2018

20072018

2018 елның 2–13 июлендә Ульяновск өлкәсе Павловка, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклы торак пунктларында Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган комплекслы экспедиция үткәрелде. 

06.07.2018

06072018

Татарстан Фәннәр академиясының Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге 2018 елның 11 нче июлендә "Россия Федерациясе мәгариф системасында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра. 

05.07.2018

050720188

Рим шәһәрендә узучы гравитацион физикага багышланган Marcel Grossmann Meeting конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Рәшид Сюняевка Марсель Гроссман премиясе тапшырылды.

02.07.2018

02072018 Татарстан китап нәшриятының китапларын киләчәктә кушымта аша телефоннан укып булачак.

19.06.2018

19062018 "Болгар - туган тел" сменасында 500гә якын бала татар теле тәҗрибәсе алачак.

04.06.2018

01012018

2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык” темасына фәнни-гамәли конференция үтте. 

24.05.2018

240518

Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әлфис Суфиян улы Гаязов белән очрашу булды. Бу чарада аның “Бәхет дагасы” дигән яңа чыккан шигырьләр китабы тәкъдим ителде.

22.05.2018

220520182

2018 елның 23 маенда ТР Фәннәр академиясенең Кече залында 14.00 сәг. Әлфис Суфиян улы Гаязов белән очрашу һәм аның «Бәхет дагасы» (2018, Татарстан китап нәшрияты) китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

14.05.2018

15052018 2018 елның 11 маенда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының конференц-залында "Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан милләтләре" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. 

28.04.2018

28042018

"Мөхәммәдиев хезмәтләре татар археологиясенең, нумизматикасының алтын фондына кереп калды".

25 апрель Казанда Урта гасыр татар тарихының билгеле булмаган битләрен ачкан, Алтын Урда, Болгар акча системын өйрәнгән күренекле галим, ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы Әзһәр Мөхәммәдиевне җирләделәр.

27.04.2018

27042018

2018 елның 27 апрелендә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды.

26.04.2018

260420182

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре А.М. Гайнетдиновның «Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре» («Эпиграфические памятники Адмиралтейской слободы Казани») дип аталган фәнни хезмәте дөнья күрде.

26.04.2018

26042018

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Марий Элның В.М. Васильев исемендәге Тарих, тел, әдәбият институты һәм Мари дәүләт университеты белән берлектә "Урта Идел буеның урта гасырлар истәлеге буларак славян кремикасының археологик феномены" конференциясен уздырды.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ