Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле

Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле 11 Мая 2021

Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле, ләкин башта туган телдә белем алу кирәк

Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев белән татар телендә математика, физика, химия була аламы дип Азатлык сөйләште.

Камил университетта бөтен фәннәр урыс телендә укытыла, ләкин башка галимнәр белән арлашканда, фәнни мәкаләләр уку өчен инглиз теле кирәк ди. Камилнең татар телендә саф сөйләшүче аспиранты бар икән, ләкин "аның белән татарча сөйләшкәндә дә, терминнарны барыбер инглиз телендә кулланабыз. Аралашканда сүзләрнең 20-30 проценты инглиз телендә була", ди.

Әмир дә моның белән килешә һәм урыс теле генә түгел, хәтта традицион фән теле булып саналган алман теле дә бүген икенче планга күчеп бара ди. Нәрсә дә булса уйлап чыгару – эшнең башы гына, аны дөньяга тарату өчен, мәкаләләр, китаплар бастыру өчен инглиз теле кирәк ди Әмир. Хәзер Германиядә укыган аспирантлар диссертацияләрне инглиз телендә язуын да әйтә ул.

Әмир сүзләренчә, әгәр бу ачыш турында инглиз телендә бер мәкалә дә чыкмый икән, аның хакында берни белмәячәкләр. "Бу начар түгел, аралашуны җиңеләйтү – фәндә иң мөһим әйберләрнең берсе. Бу профессиональ фәнгә кагыла. Ә инде балаларны укыту, фән турында популяр видеолар, китапларны бөтен җирле телләрдә дә чыгарып була", ди ул.

Камил татар телендә математика дәресләре бирә. Ләкин бу гаиләдә татарча сөйләшкән балаларга гына кызык ди ул. Аның фикеренчә, грантлар һәм башка төрле юл белән акча алып булса, татарча төрле фәнни-популяр әйберләр язучы табылыр иде. Ләкин төп шарт – уникаль контент булу. Мондый китап урыс телендә юк икән, аны сатып алачаклар. "Мәгълүматны тәкъдим итү рәвеше уникаль булырга тиеш. Әйтик, Кояш турында барысы да белә инде, ләкин аны матур итеп, татар телендә кызыклы итеп язсаң, бала алачак", дип саный Камил.

Әмир исә татар балалары арасында андый ихтыяҗ юк дигән фикердә. Алар урыс телен белә, бөтен популяр видеоларны карый алалар. "Бу татар теле проблемы гына түгел, хәтта Европада кече телләр белән дә шундыйрак хәл. Кызымның математикадан татар телендә бер китабы бар. Ләкин ул математика өйрәнер өчен түгел, ә татар теле белән кызыксынсын өчен алынган. Эмигрантлар арасында мондый әйбергә ихтыяҗ бар", ди ул.

Бу турыда тулырак Азатлык сайтында укырга була


Возврат к списку