Россия мәгариф министры: Яңа уку елы традицион форматта башланачак

Россия мәгариф министры: Яңа уку елы традицион форматта башланачак 15 Августа 2021
Россия мәгариф министры: Яңа уку елы традицион форматта башланачак 

Россиядә яңа уку елы традицион форматта башланачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

«Безгә балаларның сыйныфка килүе, укытучылары белән очрашуы мөһим. Без бу вакыйганың миллионлаган россиялеләр — мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның гаиләләре, педагоглар өчен иң мөһим вакыйга булуын аңлыйбыз. Шулай итеп, уку елын дистанцион форматта башлау күздә тотылмый», — диде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова белән очрашуда.

Министр һәр төбәктә мәгариф оешмаларында сәламәтлекне саклауны көчәйтү чаралары эшләнгәнен әйтте. Кравцов шулай ук Кузнецова позициясен хуплады. Ул укучыларны һәм педагогларны мәҗбүри вакцинацияләүгә, шулай ук прививка ясатмаучыларга карата нинди дә булса чикләү чараларына юл куймаска дип белдергән иде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news


Возврат к списку